Мәңге төзәлмәслек яра.
Дәһшәтле Әфган сугышы тәмамлануга да 30 ел гомер узган.Ләкин бу сугыш китергән яралар һәм кайгы-хәсрәтләр әле дә онытылмый.
Мунчәли авылыннан да бу мәгънәсез сугышта 9 егет катнаша. Шуларның 7 се исән-сау туган авылыбызга әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.Ә бер егетебез Әфган җирендә мәңгегә ятып кала. Ул Җамалетдинов Румил Рафаил улы.
Румил 1969 елның 18 январендә дөньяга килә. Румил бик мәрхәмәтле,акыллы бала булып үсә. Авылда 8 классны,Матак урта мәктәбендә 9-10 классны тәмамлагач Румил Ульяновск авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Әмма аны 1987 елның 17 маенда хәрби хезмәткә озаталар.Ул чик буе гаскәрләре авиаполкында бортмеханик һава укчысы була.Ул рядовой булып хезмәт итә.Аларның экипажы вертолетта Әфган җиренә 200 ләп очыш ясый.
1988 елның июлендә задание үтәгәндә аларның вертолетын атып төшерәләр.Барысыда һәлак була. Румилны “Кызыл йолдыз” ордены белән һәлак булганнан соң бүләклиләр. Аның табутын Мунчәли авылына кайтарып җирлиләр.
Без Мунчәли авылы халкы аны беркайчанда онытмыйбыз.Һәр елны 14 февраль көнне аның әтисе һәм әнисе белән очрашабыз. Аның истәлегенә Мучәли мәктәбе бинасында мемориаль такта куелды, ә районыбызда аларны искә алып һәйкәл ачылды.