Күңелемә якын итеп Алган сабак-туган телем
21-февраль халык-ара Туган тел көне итеп билгеләп үтелә.Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган.Ул-Ватан,туган җир..,ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек,изге,кадерле сүз.”И туган тел,и матур тел”,- дигән Тукай һәм шунда ук аның матурлыгын сиздереп: ”Әткәм-әнкәмнең теле” дип тә өстәгән. Бу сүзләрдән күңелләргә җылылык иңә, хөрмәт арта.Татар теле-безнең туган телебез, әби-бабайлар, әти-әниләр бишек җырлары җырлаган, әкиятләр сөйләгән тел
Бу максаттан безнең Мунчәли авыл китапханәсендә “Күңелемә якын итеп
Алган сабак-туган телем” дип исемләнгән кичә булып үтте.Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән башланып китте. Шуннан соң язучыларның туган тел турында язган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр Төрле татар халык уеннарын уйнадылар.
Шул ук темага китап күргәзмәсе төзеп куелды һәм күзәтү ясалды.