Татарско-Шатрашанская сельская библиотека - филиал № 24

“Яшәү рәхәт безгә туган җирдә”

Бәйрәм көннәрендә  китапханә мөдире Әнүзә Садыкова “Яшәү рәхәт безгә туган җирдә” дип исемләнгән шигырь кичәсе оештырды.  Кичә, авылыбыз шагыйрәсе Насырова Әнисә Абзалдин кызының шигырьләренә багышланды.

  Насырова (Аббазова) Әнисә Абзалдин кызы, 1970 – елның 1нче августында Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында дөньяга килә. Авылыбызның матур табигате аны балачактан ук шигырьләр иҗат итүгә илһамландыра. Балачакта башлаган мавыгуы Әнисәне бүген авылда шагыйрә итеп танытты. Язмыш Әнисәне бик күп мәртәбәләр сыный. Ул бик яшьли тол калып баласын ялгыз үстерә. Бу авыр тормышта якыннарына, туганнарына таянып, сынауларга бирешмичә, сынмыйча- сыгылмыйча матур итеп яши белә. Кешеләргә ачык чырайлы, юмарт, ярдәмчел булып һәрвакыт иҗат итеп яши ул. Әнисәнең шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, туганнарына, якыннарына карата хөрмәт, һәр вакыйгага үз карашы, тирән фикерләве чагыла. Кичәдә аның утызлап шигыре укылды. Кайбер шигырьләре тамашачыны елмаерга мәҗбүр итсә, кайберләре күзләрне яшьләндерде. Һәрбер шигыре үзенә бер тарих. Авыл тарихы, балачак вакыйгалары, мәктәп еллары, сугыш хатирәләре, бәет, замана матавыклары – болар барысы да Әнисә шигырьләрендә. Бер сулыштан укылган шигырьләрне авыл халкы тын да алмыйча тыңладылар. Ә шигырьләр җырлар, биюләр белән дә үрелеп баргач кичә тагы да җанлы, кызыклы үтте.