Нәүрүз
Нәүрүз-төрки халыкларның борынгыдан килгән милли бәйрәмнәренең берсе. Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм.
Гадәттә Нәүрүз билгеле бер тәртиптә язгы көн белән төн тигезлеге көненә туры килеүнә бәйле үткәрелә.
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
Татар Шатрашаны башлангыч мәктабе белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрдек.Бәйрәм балаларның ботка ашаулары ,чәй эчүләре белән белән тәмамланды.