"Без кабызган утның ал нурлары, бар дөньяга балкып таралсын"
Район үзәк китапханәсендә "Ак калфак"оешмасына керүче китапханәчеләрнең кул эшләреннән төзелгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә татар чигүләрен һәм мәркәзебезнең истәлекле урыннарын, матурлап бизәлгән калфакларны, татар милли киемнәрен чагылдырган курчакларны күрергә була. Актив катнашучылар диплом белән бүләкләнде.