Г.Тукайның тууына 130 ел.
21 апрель көнне Татар Бизнәсе авыл китапханәсендә Г.Тукайның туган көненә багышлап кичә узды. Балаларга Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләдем, укучыларыбыз әзерләнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. "Безнең күңелләрдә син, Тукай " - дип исемләнгән күргәзмә янында обзор үткәрдем.Укучыларның кул эшләреннән "Су анасы" әкияте буенча күргәзмә төзеп куелды. Соңыннан "Туган тел" җыры белән кичәбезне тәмамладык.