"Сау бул, Әлифба"
14 февраль көнне мәктәптә 1 сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме узды. Бәйрәмдә укучыларыбызның әлифба белән саубуллашу иде. Бик матур итеп шигырьләр әйттеләр, җырлар җырладылар. "Курочка ряба" әкиятен күрсәттеләр. Әлифба китабын укыган вакытта, укучыларыбыз китапханәгә дә йөреп, бик күп китаплар алып укыдылар. Шигырьләр, әкиятләр китаплары алдылар. Шушы ирешкән уңышларын чагылдырып, презентация ясап күрсәттем.