"Өлкән булып үткән балачак"- сугыш чоры балаларына багышланган чара
Бүген мәктәпкә балаларның әниләре һәм сугыш чоры балалары - өлкән яшьтәге апалар, әбиләр "Өлкән булып үткән балачак" исеме астында чарага чакырылды. "Буразнада үскән балалар" исемле презентацияне бик кызганып карадылар. Укучыларыбыз шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар.Сугыш башланган вакытта 4 яшендә булган Мөдәрисова Флера апа үзенең истәлекләрен яңартты, без күргәннәрне беркайчан да сезгә күрергә язмасын, дип теләк теләде.