Студентларның җәйге беркөнлек кампусы.
10 август көнне Студентларның җәйге беркөнлек кампусы Каракитә мәдәният йортында үтте. Бу кичәне Каракитә һәм Татар Бизнәсенең клуб мөдирләре белән китапханәчеләре уздырды. Мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган , бүгенге көндә үзләре сайлаган һөнәрләренең чын осталары булып өлгергән һөнәр ияләре һәм төрле уку йортларында белем алучы студентлар катнашты.Кичәне Марс авыл җирлеге башлыгы Мустафин Рамил Рахимзян улы башлап җибәрде, авылдагы тормыш турында сөйләде. "Туган авылым, минем" дигән тема астында презентация күрсәттек. Кичәнең икенче өлешендә, "Авылым тарихы" дип исемләнгән квест-уен үткәрелде.