Чүпрәледә җиләк бәйрәме узды.
2016 елның 8 июль көнендә Чүпрәледә җиләк бәйрәме булып үтте. Бәйрәмне без - китапханәчеләр оештырдык. Җиләкләрнең нинди генә төрләре юк иде: кура җиләге, каен җиләге, җир җиләге, чия, карлыганнарның гына да кызылы, агы, кара төслесе бар иде. Җиләкләрнең файдасы, сихәте, нигъмәте турында сөйләдек. Дару үләннәренең куллану ысуллары белән таныштырдык, Бәйрәмебез бик тә матур үтте.