"Бу көнне мин мәңге онытмам"

Мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән-Хәтер көнен искә алып әдәби дәрес үткәрдек. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск янында сугыш һәм тынычлык темасына шигырьләр укыдык, бу көннең тарих битләрендә кара көн буларак хәтердә саклануы турында сөйләштек.