Татар кызлары милләт сагында

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын –кызлары иҗтимагый оешмасы “Ак калфак” премиясенә укучы кызлар арасында “Мин- милләтемнең киләчәге” исемле бәйге уздырды.

Иске Чокалы авыл китапханәсе китап укучысы –Сиразева Айсылуга бу бәйгедә катнашып,беренче турда җиңүче булып, икенче турга үтү насыйп булды. Бәйгедә “Мин- милләтемнең киләчәге” исемле эссе һәм электрон портфолиолары каралды. Анда катнашучы үзенең  бүгенге тәҗрибәләре, уңышлары аша милләтнең киләчәген күзалларга, ни өчен нәкъ менә бу укучы премиягә лаеклы икәнен тулысынча ачыкларга тиеш иде.

Сайлап алу турын узган укучылар арасында Казан шәһәре язучылар берлеге бинасында «Минем гаиләм гореф-гадәтләр сагында» темасына жюри әгъзалары белән җанлы аралашу уздырылды. Катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, үз-үзен тотышы игътибарга алынды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Сиразева Айсылу (җитәкчесе Р.Гафурова- Иске Чокалы авыл китапханәчесе) ”Ак калфак бөтенроссия укучы кызлар премиясе” бәйгесенең беренче тур җиңүчесе сертификаты белән бүләкләнде.