"Китабыңны ачсаң, могҗизалар башлана"
Безнең мәктәптә җәйге "Акчарлак" исемле ял һәм сәламәтлек лагеры эшли. Анда төрле сыйныфлардан балалар бик теләп йөриләр.Лагерь китапханә белән дә тыгыз элемтәдә тора. 9 июнь көнне без бергәләп әдәби уен үткәрдек. Китаплар буенча балалар биремнәргә җаваплар эзләделәр, эзекләр укыдылар. "Ялкын" журналында килгән кечкенә китапчыкларны ясадылар, аларны бергәләп укыдык.