Сабантуй

4 июнь көнне районыбызда халкыбызның милли бәйрәме-Сабантуй гөрләп үтте. Анда без китапханәчеләр Г.Тукайның 130 еллык юбилеен истә тотып, шул заманнарны чагылдырган йортны бизәдек, аның әсәрләре буенча эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә әзерләдек. Шулай ук шәҗәрәләр күргәзмәсе дә булдырылды.