"Әфганстан-йөрәк ярам"
Безнең Иске Чокалы авылында бүгенгесе көндә бер әфганчы-Сирачетдинов Дамир Ирфан улы яши.Гаскәрләрнең Әфган җиреннән чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан, мәктәп белән берлектә "Әфганстан йөрәк ярам " исемле очрашу үткәрелде.Очрашуда әфганчыбыз үзенең сугыш истәлекләре белән уртаклашты. Укучылар җырлар бүләк итте. Китапханәләр тарафыннан "30 ел хәтердә" исемле конкурс үткәрелде. Яшь китап укучы Тепитова Эльвина сертификат белән бүләкләнде.