"Гомер көзегез алтынга тиң булсын"
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Безнең Иске Чокалы авылында да :авыл җирлеге, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты белән берлектә-өлкәннәргә багышлап бәйрәм үткәрелде.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.