"Чәй суында"

Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе.Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты.Безнең Иске Чокалы авылында да шундый борынгы бер чишмәне төзекләндереп, аның янында зур бәйрәм оештырылды.Чишмәне төзекләндерүдә үзенең проекты белән авыл китапханәсе дә катнашты.