"Сез яулаган бу көннәр"

8 май көнне Иске Чокалы авылы халкы Бөек Җиңүнең 73 еллык бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәм үлемсез полк парады, сугышта үлеп калучылар истәлегенә куелган обелиск янында митинг, мәңгелек утка чәчәкләр салу, концерт номерлары белән үрелеп барды.