"Без-Мәрҗани оныклары!"

Ш.Мәрҗани-бөтен көчен милләтебез, динебез өчен сарыф итеп, армый-талмый хезмәт куйган бөек дин галиме, тарихчы, педагог. Быел аның тууына 16 январьдә 200 ел булды. Татарстан Республикасында Мәрҗани елы буларак та үтә. Безнең Иске Чокалы авылы белән Ш.Мәрҗани турыдан -туры бәйләнгән. Без аны якташыбыз дип горурланып әйтә алабыз. Чөнки аның әнисе ягыннан бабасы безнең авылда җирләнгән. Бөек шәхесне искә алу максатыннан  укучылар белән "Без-Мәрҗани оныклары!" исемле әдәби дәрес үткәрдек,аның тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде.