"Ак яулыклы әнием минем"
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәркемнең йөрәгенә якын булган бәйрәм-Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бездә булган барлык мөһим нәрсәләр өчен без әниләргә бурычлы. Әниләргә рәхмәтләребезне җиткерү максатыннан, авылыбызның өлкән,хөрмәтле-ак яулыклы әниләре белән китапханәдә очрашу үткәрдек.