"Без кабызган утның ал нурлары, бар илләргә балкып таралсын"

Чүпрәле "Ак калфак"җирле оешмасы әгъзалары-без китапханәчеләр тарафыннан "Без кабызган утның ал нурлары, бар илләргә балкып таралсын" исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә төрле авыллардан иң борынгы самоварлар куелды. Күргәзмәнең максаты булып киләчәк буынга үзебезнең көнкүреш йолаларын аңлату, күрсәтү иде.