"Укучының мәдәни көндәлеге"
Ел дәвамында китапханәдә "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты буенча төрле чаралар үткәрелде.Шулай ук балалар әти-әниләре белән бик күп мәдәни урыннарда булып, үзләренең белемнәрен күтәрделәр. Һәм иң активлары җиңүче итеп билгеләнде.Район күләмендә җиңүчеләр 26 май көнне Казанда "Әкият" курчак театрында, республика күләмендә узган бүләкләү тантанасында катнаштылар.Шулар арасында безнең Иске Чокалы авыл китапханәсенең нәни китап укучысы Ахметова Гөлназ да бар. Гөлназга киләчәктә дә уңышлар телибез!