"Гаилә-тормышның нигезе"
Ел да 15 майда- табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Шушы уңайдан Иске Чокалы авыл китапханәсендә "иң күп китап укучы" яшь һәм "иң күп китап укучы" өлкән гаилә белән очрашу оештырылды.