"Җиңү таңы атканда"
Быел илебез җиңүнең 72 еллыгын каршылый. Шушы датаны Иске Чокалы авыл җирлегендә дә тантаналы төстә билгеләп үттек. Бәйрәм мәңгелек утка чәчәкләр кую белән башланып китте. "Үлемсез полк" старт алды. Бәйрәм өлеше мәдәният йортында дәвам иттерелде.