"Югары ул -Тукай биеклеге!"

Һәр елдагыча, 26 апрель көнне барлык халык Тукай туган көнне билгеләп үтә. Без китапханәчеләр, район мәдәният йортында әдәби кичә оештырдык. Кичәдә Тукай иҗатын сөючеләр чыгыш ясадылар. Иске Чокалы авыл китапханәчесе Г.Тукайның "Милли моңнар" шигырен башкарды.