"Хәзерге экология торышы: без дөрес яшибезме? Яисә башкача да яшәп буламы?"

2017 ел-Экология елы. Безнең тормышыбыз турыдан-туры табигать белән бәйле."Хәзерге экология торышы: без дөрес яшибезме? Яисә башкача да яшәп буламы?" Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләү максатыннан, китапханәдә ,төрле уку йортларында белем алучы яшьләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. 2017 ел- безнең Чүпрәле районында- Яшьләр елы дип игълан ителде, ә гыйнвар ае әле студентлар көне белән дә истәлекле. Очрашуда шулай ук яшьләр тормышы, аларда булган төрле проблемалар, кызыклы вакыйгалар турында да сөйләштек.