"Бер очрашу, үзе бер гомер"
14 нче август көнне, мәдәният йорты белән берлектә, Иске Шәйморза авылында Студентлар кампусы узды. Гадирәк әйткәндә, студентлар очрашуы. Очрашу барышында, яшьләр төрле конкурсларда, уеннарда актив катнашты. Татар, урыс, чит ил музыкасына кушылып биеделәр.