"Мин татарча сөйләшәм" ("Я говорю по - татарски").
Авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, әлеге акциягә кушылды. Авылыбызда ике милләт халкы (татар һәм чуваш) дус, тату яшиләр. Балалар берләшеп, рәсемнәр ясап, татар телендә кызыклы әңгәмәләр кордылар. Татар телендә басылып чыккан яңа китаплар белән таныштылар.
Бу акция, әлегә, бердәнбер гражданлык инициативасы күрсәткече булып тора. Чараның төп максаты - татар теленең кулланышын популярлаштыру.