День Поэзии.

26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Чүпрәле районындагы "Язучылар аллеясында" шигърият бәйрәме узды. Әлеге чарада Иске Шәйморза авылы китапханәсе укучылары тарафыннан Г.Тукайның "Шүрәле" әкияте сәхнәләштерелде.