“Боз китә, боз китә, матур вакытлар җитә!”

10 апрель кичендә, Иске Шәйморза авылы халкы, әлеге күркәм йоланы дәвам итү максатыннан, Иске Шәйморза белән Чуваш Шәйморзасы уртасыннан аккан Чынлы елгасы тирәсенә җыелдылар. Йөзеп баручы бозларга карап кайгы – хәсрәтләрнең китүләренә ышанып, яхшы теләкләр багъладылар. Кичне ямьләндереп моңлы гармун көйләре дә яңгырады. Авыл халкы яшьлекләрен искә төшереп җырладылар, сиптертеп биеделәр.