"Нәүрүз мөбәрәк булсын!"
25 март көнне Иске Шәйморза авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан “Нәүрүз” бәйрәме оештырылды. Борынгы йолаларга таянып авыл халкы өчен күңел ачу чарасы узды. Әлеге чарада олысы да кечесе дә үз осталыкларын,җитезлекләрен күрсәтергә тырышты. “Капчыкта сикерү”, “йомырка ташу”, “аркан тартышу”, “кул көрәштерү” кебек уеннарда актив катнаштылар. Шулай ук, һәрбер кунак тәмле “карга боткасыннан”авыз итте, хуш исле самовар чәен эчеп моңлы татар җырларын хозурланып тыңладылар, хәттә үзләре дә кушылып җырладылар, биеделәр. Ә иң кызыгы, Нәүрүзбикә белән Кыш бабай кунакларны коймак белән сыйладылар.