Җиңүчеләрне котлау.

2 август көнне,  Республика балалар китапханәсендә, Роберт Миңнуллинның туган көненә багышланган конкурс җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Әлеге чарада авыл китапханәсе укучысы, Хаяров Әмир, катнашты. Әмир "Иң яхшы презентация" номинациясендә җиңү яулап, беренче урынга лаек булды. Тәбрикләү тантанасында язучының тормыш иптәше, балалары, оныклары катнашты.