21 нче февраль-Халыкара туган тел көне
21 нче февраль-Халыкара туган тел көне. Туган тел-һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле "әни", "әти", "әби", "бабай" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген бу туган тел ярдәмендә тойганбыз , шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз . Югары Әлморза авыл китапханәсендә туган тел көненә багышланган "Нинди матур минем туган телем " дип исемләнгән кичә үткәрелде . Кичәдә бәйрәмнең тарихы белән таныштык ,туган телгә багышланган татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдык "Туган тел" җыры яңгырады, мәкальлэр әйтелде. Кичәбезнең максаты :балаларда туган телгә мәхәббәт , милли горурлык хисләре тәрбияләү.