"Хайваннар турында минем яраткан китапларым"
Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Хайваннар турында минем яраткан китапларым" дигән темага әдәби уен-викторина үткәрелде. Чарага әзерләнгән күргәзмәдәге китаплар белән танышып, хайваннар турында белемнәрне яңарттык,алар турында тагын да күбрәк белер өчен викторина сорауларына җавап бирдек һәм ярыш формасында табышмакларга җаваплар таптык.