Тылсымлы кыш бездә кунакта

Китапханәсендә "Тылсымлы кыш бездә кунакта" исеме астында мавыктыргыч викторина үтте.Яшь китап укучылар кыш турында әкиятләр,табышмаклар,шигырьләргә бик теләп җавап бирделәр,башваткыч чиштеләр,саф һавада күңел ачтылар.Шулай ук "Кар кызы остаханәсе"ндә мастер класс үтте,балалар бик теләп кар бөртекләре ясадылар.Әлеге чара һәркемгә охшады ,балалар  китаплар күргәзмәсеннән яңа  китаплар яздырып алып,күчтәнәчләренә сөенеп өйләренә ашыктылар.