Музыкаль кунакханә“Мәңге яшәр Сәйдәш моңнары!”

Китапханәдә композитор Салих Сәйдәшевнең 120 еллык юбилеена багышланган музыкаль кунакханә үтте. Китапханәче тарафыннан укучылар  композиторның тормыш юлы, иҗаты,

мәңгеләштерелгән  исемнәре турында таныштылар,музыкаль әсәрләрен тыңлап хозурландылар.Укучылар татар шагыйрьләренең бөек моң иясенә   багышланган шигырьләрен укыдылар.

    Әлеге чарага өстәмә итеп композитор иҗатына багышланган “Мәңге яшәр Сәйдәш моңнары!”дип исемләнгән библиографик күрсәткеч һәм  китап күргәзмәләре куелды:

    "Моңлы Сәйдәш җырлары “(композиторның сәхнә әсәрләре,аның иҗатына кагылышлы әдәби әсәрләр,истәлекләр,хәтирәләр)

    "Сәйдәш турында шигърият"(татар шагыйрьләренең  бөек композиторга дан җырлаган шигырьләре)

Катнашты - 15 китап укучы  (13 укучы,2 укытучы).