Балаларның яклау көне
Балаларның яклау көне уңаеннан "Чулпан" балалар бакчасы балалары өчен бәйрәм чарасы үткәрелде. Балаларны котлап матур шигырьләр укылды.Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйынын нинди бәйрәм икәнен аңлатылды һам уеннарны бергәләп уйнап карарга тәкъдим ителде .Кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләк белән су ташу, чүлмәк вату - Сабантуй уеннары күп төрле булуына инандылар балалар. Бәйрәм чарасы күңелле үтте. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.