«Бер көчтә юк җирдә богауларлык, аның кайнар йөрәк моңнарын»
19 нче февраль көнне Бибай Чаллысы китапханәсендә 21 нче февраль Халыкара туган тел көненә карата , үзебезнең моңлы, аһәңле яңгырашы белән күңелгә ятышлы саф татар телебездә язылган Муса Җәлилнең үлемсез иҗатын гомумиләштереп искә төшереп үттек. Әдәби чарабызда М.Җәлилнең тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәндек: «Бер көчтә юк җирдә богауларлык, аның кайнар йөрәк моңнарын»,- дип аталды. Бу әдәби чарада М.Җәлилнең иҗатын бербөтен күренеш буларак күзалларга өйрәндек, аның турында белемнәребезне хәтердә яңартык.