"Халкыбызның милли бизәкләре"
Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар, гореф-гадәтләр вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына.
Кадерле хатын - кызларыбыз белән "Халкыбызның милли бизәкләре" дип исемләнгән уен-кичэ үткәрдек. Кичәдә баланы киезгэ төрү, бишек җыры көйләү, милли ризыкларыбызны пешерү рецептлары белән булештек. Кунаклар мәкальләр, табышмаклар әйтүдә, "Түбәтәй" уенында һәм башка ярышларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Гүзәл затларыбызның уңган, булган, зирәк булуларын тагын бер кат исбатладык.