"Цифрлаштыру һәм хәзерге дөньяда аның урыны"
Татарстанда 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Цифрлаштыру үсеш өчен гаять зур мөмкинлекләр бирә, мәгълүматны бик тиз эзләргә, өйрәнергә, кулланырга һәм сакларга ярдәм итә.
11 февраль көнне Иске Салман авылы китапханәчесе 3-8 сыйныф укучылары белән "Цифрлаштыру һәм хәзерге дөньяда аның урыны" дип аталган мәгълүмати сәгать уткәрде.
"Барлык процессларны да тизләтүдән тыш, цифраның өстенлеге нәрсәдә?" - дигән сорауга җаваплар тыңладык.
Укучыларны республиканың теләсә кайсы китапханәсенә кереп, китап алу мөмкинлегенә ия булган, бердәм укучы билеты белән таныштырдым. Авыл китапханәсендә әлеге билетларны китап укучыларга тапшыру дәвам итә.
Укучылар безгә гаҗәеп мөмкинлекләр биргән цифрлаштыруны файдалы итеп куллана белергә кирәк, дигән фикердә калдылар.