"Балачакта кунакта"
"Ләйсән" балалар бакчасында танылган балалар әдибе Галимҗан Гыйльмановның 65 яшьлек юбилее уңаеннан, "Балачакта кунакта" дип исемләнгән шигырь уку чарасы үткәрелде. "Фил төшкә сыймый"дип аталган китаптан шигырьләр укыдык. Шагыйрьнең маҗаралы вакыйгаларны үз эченә алган һәм балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләре укучы балаларны бик тиз үзенә җәлеп итте.
--