Туңдырма бәйрәме

И яратабыз инде туңдырма ашарга! Үзе салкын, үзе баллы. Ашаган саен ашыйсы гына килеп тора үзен. Әле шоколады да булса!
10 июнь клуб мөдире белән балалар өчен "Туңдырма бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмдә туңдырманың килеп чыгу тарихы белән таныштык. Викторина уены һәм төрле күңелле уеннар уйнадык. Чара ахырында һәрбер бәйрәмгә килгән кешегә туңдырма өләштек. Балаларны сөендереп, матди ярдәм күрсәткән авылдашыбыз Гизатуллин Илнурга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.