Тукай яши күңелләрдә
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай безне иртә ташлап китсә дә, аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда. Ул безгә бик зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Китапханәдә шагыйрьнең туган көненә багышлап, "Тукай яши күңелләрдә" дип аталган күргәзмә төзелде. Шагыйрьнең шигырьләре укылды.