Ал кирәк, гөл кирәк"

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Балаларны халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр - биюләрнең әһәмияте белән таныштыру өчен "Яз килә, яз көлә" дип аталган телдән журнал үткәрелде. Балалар "Нәүрүз", "Карга боткасы", " Боз озату", "Йомырка җыю йоласы" бәйрәмнәре белән танышты. Бергәләп халкыбыз иҗат иткән такмаклар, санамышлар кулланып, "Ал кирәк, гөл кирәк", "Гөлбану", "Очты, очты... " уеннарын уйнадык. Уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Бу чара балаларда уңай тәэсир калдырды