Дөньяда иң матур тел
Җир йөзендә яшәгән халыкның телләре бик күп төрле. Ләкин һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән, үзенә якын, кадерле бер теле була. Шуңа күрә дә ул телне туган тел - ана теле диләр.
19 февраль китапханәдә туган тел көненә багышланган "Дөньяда иң матур тел" дип исемләнгән танып - белү сәгате үткәрелде. Чарабызны китап укучылар белән уеннар формасында алып бардык.
1."Тапкырларга - табышмак" уены
2."Мәкальне дәвам ит" уены
3."Хэрефләрдән кем күбрәк сүз төзи" биреме
4."Сүзләрне шакмакларга сыйдыру" биреме
5."Р"һәм "М" хәрефләреннән башланган хатын - кыз һәм ир-ат исемнәрен табу.
Үткәргән чарабыз һәр кеше үзенең туган теле белән горурлансын, хөрмәт итсен дигән теләктә калдылар.