Татар теле - мавыктыргыч тел

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Татар теле - мавыктыргыч тел" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар белән халкыбызның бай, рухи мирасын барлау, милли горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан татар халык әкиятләрен укыдык, табышмакларга җаваплар эзләдек. Балаларның сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру өчен "Кем күбрәк сүз белә?" дип аталган уен уйнадык. Балалар чарада актив катнаштылар.