Әдәби чара “Гаҗәеп кешеләрнең-матур дөньялары”
Фәнис Яруллинның истәлегенә багышланган: “ Гаҗәеп кешеләрнең-матур дөньялары” дип исемләнгән чара узды. Анда 5-8 сыйныф укучылары катнашты.Әдәби чара башында язучының иҗат юлы барланды,презентацияләр күрсәтелде. Ф.Яруллинның “Әнә килә автомобиль” комедиясеннән өзек укучыларда аеруча кызыксыну уятты.Китапханәче язучының китаплары белән таныштырды. “Җилкәннәр җилдә сынала”,”Яралы язмышлар” кебек әсәрләре турында сөйләде,аларны укырга тәкъдим итте.