Тукай рухы яши күңелләрдә

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Түбән Әлки мәктәбе белән берлектә “Тукай рухы яши күңелләрдә” дигән темага әдәби кичә үткәрелде.Тукайның тормыш юлын ,иҗатын укучылар белән белән берлектә искә төшердек.Аның әкиятләрен сәхнәләштердек.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләдек. Аның иҗатына викторина оештырдык.Укучылар ике командага бүлешеп ярыштылар.

Викторина сораулары:

-“Кәҗә белән сарык”әкиятендә капчыкта ничә бүре башы булган?

- Тукай нинди әкиятендә дустын сыйлаган?

- “Эш беткәч уйнарга ярый “шигырендә ничә кош тасвирланган?

Командирлар ярышы.

Кичә” Туган тел” җыры белән тәмамланды.