“Муса Җәлил- үлемсез шагыйрь” әдәби кичә
12 нче февраль көнне 3 нче сыйныф укучылары белән “Муса Җәлил- үлемсез шагыйрь” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек. Максатыбыз М. Җәлилнең тормышын, иҗатын өйрәнү, язучы белән горурлану һәм кызыксыну хисләрен тәрбияләү иде. Балалар өчен иҗат иткән шигырьләре белән таныштык. “Ромашка” уены уйнадык. “Кош” шигырен укып, рәсем ясадык. Муса Җәлилнең бөтен иҗаты – батырлык үрнәге. Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе һәм горурлыгы дигән сүзләр белән әңгәмәбезне йомгакладык. 14 укучы катнашты.