“Намуслы кешене сатып алып булмый” тәрбия сәгате
24 нче гыйнвар көнне 3 нче сыйныф укучылары белән“Намуслы кешене сатып алып булмый” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрдек. Максатыбыз намус, оят кебек әхлак төшенчәләренең мәгънәләрен ачыклау иде.
Кеше өчен иң әүвәле – намус дигән,
Намусыңны сатып, итмә табыш дигән.
Байлык өчен илен- көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән, шигъри юллар белән башланып китте.
Татар халкында “Намус” сүзе белән бәйләнешле мәкальләр, әйтемнәр һәм тапкыр сүзләр барлыгын белдек. Корея халкының “Намуслы малай” дигән хикәясен укыдык. “Уч төбе” дип исемләнгән уен уйнадык. Һәркайсыбыз намуслы һәм бәхетле булып яшик дигән сүзләр астында тәрбия сәгатебезне тәмамләдык.